«Күңелле КВАмпания» әдәби-музыкаль мозаика (0+)

1 һәм 2 февральдә 17 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Җир йөзендә ел саен 2 февраль көнне билгеләп үтелүче Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көненә багышланган чарага чакырды.
Чарада катнашучылар сазлык буенча виртуаль әдәби сәяхәт кылды. Алар баканың ничек дөньяга килүе, нәрсә белән туклануы, кайда яшәве турында белде. 

пеппп
10ф. «Весёлая КВАмпания». КВ
10ф. 10ф.«Весёлая КВАмпания». Все узнаем о лягушках
10ф.«Весёлая КВАмпания». Рисуем лягушат
10ф.«Весёлая КВАмпания». Участники мероприятия

Нәни кунаклар барлык китап геройлары булган бакаларны искә төшерде, «Бер бака, ике бака…» дигән күңелле бәйгедә ярышты. Балалар шулай ук П. Синявскийның «Веселая квампания» шигыреннән кечкенә баканың гаҗәеп, тылсымлы тарихын белде.
Чара азагында яшь китап сөючеләр матур-матур бакалар рәсемнәре ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: