«Гасырлар уза, ә Пушкин яши» шигърият сәгате (16+)

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен Александр Сергеевич Пушкин елына багышланган «Гасырлар уза, ә Пушкин яши» дигән шигърият сәгате уздырды. Бөек рус шагыйренең әсәрләре һәркемгә балачактан таныш, шунлыктан чара башында алып баручы катнашучыларга кечкенәдән таныш шигырьләр һәм әкиятләрне тәкъдим итте. 

тухляк пушкин
0e361ef7-8251-4bc6-ae98-e7cf2946630a – копия
d33a523f-665c-4fb9-9244-b206507b3317 – копия

Китапханәче укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләде, балалар аның нинди гаиләдә тууы, Мәскәү һәм Петербургта үткән балачагы, аның ничек укуы, нәрсәләр яратуы, үзенең тәүге шигырьләрен нинди телдә язуы һәм Жорж Дантес белән дуэль вакытында фаҗигале рәвештә һәлак булуы турында белде. Шуннан соң катнашучылар пушкин әсәрләренең әдәби геройлары дөньясына кереп чумды. Видеопрезентация шагыйрь шигырьләренә язылган романслар, төп рольдә актер С.Безруков булган «Пушкин. Соңгы дуэль» нәфис фильмыннан өзек белән үрелеп барды. Шулай ук А.С.Пушкинның мәхәббәт лирикасы белән таныштылар. Ул шагыйрьнең иҗатында аерым бер урын алып тора һәм үзенең хисләр тирәнлеге һәм ихласлылыгы белән аерылып тора. Бөек шагыйрьнең күп кенә әсәрләрен язуга илһамландырган тормыш иптәше Наталья Гончарова, Анна Керн, Елизавета Воронцовалар белән үзара мөнәсәбәтләре турында ишеттеләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: