«Кино музыкасы безнең хәтер дулкынында» кино кичәсе (16+)

31 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә «Яхшы күршеләр» клубы кысаларында «Кино музыкасы безнең хәтер дулкынында» дип аталган кино кичәсе үтте. Музыка – фильмның җаны ул, титрларда булмаган мөһим персонаж, әмма аннан башка фильм үзенең үенчәлеген югалта. 

аараррр
IMG_7215
IMG_7194
IMG_7206
IMG_7209
IMG_7213

Чарада катнашучылар  «Два бойца», «Мимино», «Бриллиантовая рука», «Кавказская пленница», «Джентльмены удачи», «Королева бензоколонки» кебек кабат-кабат карарлык күпсанлы совет фильмнарын искә төшерде һәм үзебезнең яраткан киноларыбызның күңелгә якын, матур көй-моңына кереп чумарга тырышты. Китапханәгә килүчеләр бик теләп таныш композицияләрдән попуррига кушылып җырлады. «Әйтелгән җөмлә буенча совет фильмнарын таны» һәм «Җыр буенча фильмны таны» киноквизларында катнашу аеруча зур кызыксыну уятты. Клубта очрашу истә калырлык, күңелле һәм файдалы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: