«Балалар язучылары. Кем гыйнварда туган» мәгълүмат вакыты (6+)

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында чираттагы очрашуны гадәти булмаганча оештырырга булдык. 
Мәктәптә һәр айда туган көн уздыручылар көнен бәйрәм итәләр, ә без гыйнварда туган балалар язучылары туган көнен билгеләп үтәргә булдык. Гыйнварда туган язучылар арасында Алан Милн, В. П. Катаев, Т. И. Александрова, П.П. Бажов һәм А.П. Гайдар бар.  Күп кенә язучыларның юбилейлары, бу Татьяна Александрова, Павел Бажов һәм Аркадий Гайдар. Балалар командаларга бүленде һәм һәр команда «Язучы турында мин нәрсә беләм» дигән мәгълүмат әзерләде. Шуннан соң һәр бала язучы турында кызыклы фактны сөйләде. Мәсәлән, без барыбыз йомшак Винни Пухның прототибы Виннипег яки, кыскартып әйткәндә, Винни кушаматлы чынлыкта булган аю икәнлеген белдек. Ә «Гайдар» тәхәллүсенең 3  төрле версиясе бар икән.  Бу эштә балаларга китаплар ярдәмче булды. 

опог
пн6
пгнп7
лблз
а54

Шунысы куанычлы, күп балалар, китапларны ачып, язучыларның текстларын укыды. Бу танып белү чарасында клуб әгъзалары үзләре чыгыш ясады. 
Иҗат эше дә гадәти булмады. Балалар грифель кисәкле кәгазьдә мамык таякчыклары ярдәмендә песиләр рәсемнәрен ясады. Чара барысының да күңеленә хуш килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: