«Буйсынмас Ленинград» хәтер көне (12+)
29 гыйнварда 5 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Буйсынмас Ленинград» дигән хәтер көне уздырды. Балалар ленинградлыларның героик көннәре, 900 көн һәм төн буена барган блокада вакытында өлкәннәр һәм балаларга нинди авырлыклар кичерергә туры килүе турында белде. Китапханәче камалышта калган шәһәр халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм суык, ир-атлар белән беррәттән заводларда эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклап көрәшүе турында сөйләде. Әзерләнгән күрсәтмә материал укучыларга блокаданың символларына әйләнгән, ленинградлыларга сугыш вакытында нык торырга ярдәм иткән төп 10 әйбер турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Алып баручы белән бергә балалар «Ватан-ана» һәйкәленә виртуаль сәяхәт кылды, анда гранит диварда шагыйрә О. Бергольцның уеп язылган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дигән юллары киләчәк буын өчен хат һәм юллама булып тора. |