Язучы А.П. Гайдарның тууына 120 ел тулуга багышланган «Гайдар китаплары геройлары» дигән квест (12+)
27 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен язучы А.П. Гайдарның тууына 120 ел тулуга багышланган «Гайдар китаплары геройлары» дигән квест үтте. Квест 5 станциядән торды. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, ребусларда геройлар исемнәрен чиште, китап исемнәре язылган алмалар һәм А.П.Гайдар әсәрләре буенча киселгән рәсемнәрне җыйды. «Хат кемнән» бәйгесендә «Голубая чашка» хикәясеннән Светлананы, «Совесть» хикәясеннән Нина Карнаухованы, «Военная тайна»дан пионервожатый Натканы; Чук һәм Гекны; «Тимур и его команда» повестеннан Женяны, «Судьба барабанщика»дан Сергейны искә төшерделәр. «Гайдар китаплары буйлап» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда яшь китап сөючеләргә таныш булган һәм яраткан китаплары тәкъдим ителде. Чара азагында укучылар өйдә уку өчен Аркадий Гайдар китапларын алды.
|