«Кышкы әкият белгечләре» әдәби-танып белү уены (6+)

Табигать могҗизаларга бай. Шуларның берсе – ел фасыллары алмашу, аларның һәрберсе үзенчә матур һәм кызыклы. Һәрбер чорның үз серләре, табышмаклары, әкиятләре. Әмма иң тылсымлылары – кышкы әкиятләр. Бу – мавыктыргыч яңа ел вакыйгалары гына түгел, ә тылсым, могҗизалар, кызыклы маҗаралар. 25 һәм 26 гыйнвар көннәрендә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Кышкы әкият белгечләре» дигән әдәби-танып белү уены үткәрде.

шршр7
IMG-20240126-WA0015
IMG-20240125-WA0020
IMG-20240125-WA0022

Кызлар һәм малайлар китапханәче белән бергә кышкы әкиятләр битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. «Әкияттә кунакта» презентациясен карап, балалар анда яшеренгән катлаулы сорауларга җавап бирде, «Бутагыч» һәм «Музыкаль тартма» бәйгеләрендә зур кызыксыну белән катнаштылар. Физминут вакытында исә барысы да бик теләп һәм күңелле итеп биеде. Шуннан соң балаларга экран аша Китап саклаучы әкият исемнәрендә һәм иллюстрацияләрдә хаталарны төзәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Балаларның барлык сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплары аларның әкиятләрне яратуын, хәтерләвен һәм укуын күрсәтте. Чара азагында катнашучылар «Вовка и Зима в тридевятом царстве» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: