Китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс (6+)

26 гыйнварда 8 нче санлы балалар китапханәсендә китап кыстыргычы ясау буенча «Үз кулларың белән китап кыстыргычы» дигән мастер-класс узды. 

марьрпьспрь
аптьпрь
ввввв
пьрь

Мастер-класста яшь китап сөючеләр беренче китап кыстыргычларының барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алды, аның заманча төрләре белән танышты һәм үзләре ясап карады. Китапханәче балаларга сәйлән тезү техникасын һәм ысулларын күрсәтте.  Китап кыстыргычы – зур булмаса да, укыган вакытта бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китаплар укырга һәм кирәкле битне эзләп табарга уңайлырак. Чара кунаклары китап кыстыргычлары ясауның берничә төрле ысулын белде һәм әлеге юнәлештә осталыкларын үстерде. 
Сәйлән белән эшләү зур игътибарлылык һәм пөхтәлек таләп итә, әмма барлык балалар да бу эшне яхшы башкарып чыкты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: