«Тылсымлы Пушкин илендә» интеллектуаль уены (14+)

24, 25 һәм 26 гыйнвар көннәрендә 8 нче санлы балалар китапханәсендә үсеп килүче яшьләр өчен «Тылсымлы Пушкин илендә» дигән интеллектуаль уен үтте. 
Безнең һәрберебезнең үз Пушкины. Ул безнең тормышка кечкенәдән үтеп керә һәм гомерлеккә кала. Авторның матур әкиятләрен тыңлап һәм укып, аның белән балачактан ук танышалар, гомер буе искә алалар һәм цитаталарын кулланалар. 

нгото
екыоо
какк
ыпон

Интеллектуаль уен бөек рус шагыйре – Александр Сергеевич Пушкинга багышланды. Балаларны Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча «Шигъри юллар», «Сорау-җавап», «Уку залы», «Үткәннәрдән хат» кебек төрле биремнәр көтеп торды.
Дөрес җаваплар өчен командалар «сүзләр» алды, алардан цитатаны җыярга кирәк булды. 
Барлык биремнәрне беренче булып башкарган команда җиңү яулады, һәм сүзләрдән яшерен цитатаны җыйды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: