«Шагыйрь һәм Музыка» III Халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә Муса Җәлил иҗаты буенча «Бар җырымны илгә багышладым…» күргәзмә-күзәтү эшләде (0+)

2024 елның 25 гыйнварында Чаллы шәһәренең Орган залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» III Халыкара музыкаль-шигъри фестивале узды. Шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре фестивальдә бөек татар каһарман-шагыйре М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә-күзәтү тәкъдим иттеләр.  

Күргәзмәдә фестиваль кунаклары игътибарын Татарстан Республикасы Милли архивы һәм Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивыннан Муса Җәлилнең автобиография күчермәләре, шәхси кадрларны исәпкә алу кәгазе, Совет язучылары берләшмәсенә гариза, һәм шулай ук каһарман-шагыйрьнең китапханә фондындагы һәм әдәбият тарихы музеенда сакланучы әсәрләреннән китап күргәзмәсе җәлеп итте. Шагыйрь сугышкан урыннарда табылган уникаль экспонатлар һәм музей экспозициянең видео-презентациясе барлык килүчеләрдә дә зур кызыксыну уятты. 

ппаопаопо
IMG-20240126-WA0009
IMG-20240125-WA0023
IMG-20240125-WA0026
IMG-20240126-WA0005
IMG-20240126-WA0006
IMG-20240126-WA0007
IMG-20240126-WA0008
IMG20240125175118

Бөек татар шагыйренең үлмәс шигырь юллары, музыка классикларының әсәрләрен яңа мәгънә һәм төсмерләргә баетып, кызыл җеп булып фестивальнең буеннан-буена үтте. Тантанада фестивальнең сәнгать җитәкчесе, шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы, яшь скрипкачы, күпсанлы халыкара музыка бәйгеләре лауреаты Елизавета Малышева-Җәлил катнашты. Шигырьләрне Халыкара һәм төбәк бәйгеләре лауреатлары укыды. 

Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» III Халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә Татарстан һәм Мәскәүдән килгән яшь шигырь укучылар һәм музыкантлар гына түгел, ә Россиянең башка шәһәрләреннән килүчеләр дә катнашты.
Бөек шагыйрь хөрмәтенә оештырылган халыкара фестиваль Татарстан Республикасы белән берлектә һәм «Татнефть» Хәйрия Фонды ярдәме белән үткәрелә. Фестивальнең партнеры – «Лазурит» ҖЧҖ, мәгълүмати партнер – «Литературная газета». Фестивальне оештыручы – «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: