«900 көн батырлык» дигән тарихи-әдәби экскурс (16+)

25 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «900 көн батырлык» дигән тарихи-әдәби экскурс уздырды. 
Һәр халык буыннан буынга күчеп килүче батырлыклар турында хәтерендә саклый. Шул рәвешле милләт рухы, тарихи ата-бабаларның бөек җиңүләре белән горурлану хисе тәрбияләнә. 

мтпт
поррпр
ппрро
прроро
рпрп
прпр

Укучылар камалыштагы Ленинград рухына кереп чумды, «Ленинград көрәштә» дигән документаль фильмнан өзекләр карады. Шулай ук блокада шартларында яшәгән язучылар – Ольга Берггольц, Анна Ахматова, Вера Инбер, Роберт Рождественскийлар иҗаты белән таныштылар. «Тормыш юлы» турында сөйләгәннәр, авыр блокада вакытын үз җилкәсендә татыган шаһитларның истәлекләре балаларны аеруча тетрәндерде. Чарага Ленинград халкының ныклыгы турында китап күргәзмә әзерләнгән иде, анда кыю йөрәкле шәһәрне саклаучылар турындагы китаплар тәкъдим ителде. 

Чара укучыларда патриотлык хисләрен тагын да ныгытырга, ныклы тарихи белемнәр булдырырга, һәм шулай ук китап уку белән кызыксынуны үстерергә булышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: