«Фантазёрлар» әдәби-уен программасы (6+)

25 гыйнвар көнне, «Китап белән балачак юллары буйлап» дигән кече мәктәп яшендәге балаларны әдәби яктан үстерү программасы кысаларында, 11 нче санлы китапханәдә 7-8 яшьлек балалар өчен «Фантазёрлар» дигән әдәби-уен программасы үткәрелде. Яшь китап сөючеләр язучы Н.Носов иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. Китапханәдә язучының «Бобик в гостях у Барбоса», «Огурцы», «Телефон», «Мишкина каша» һ.б. китаплары тәкъдим ителде.

рраоа
20240125_130336
20240125_130720
20240125_130818

Балалар өчен «Огурцы» нәфис фильмыннан, «Бобик в гостях у Барбоса» мультфильмыннан өзекләр әзерләнгән иде. «Фантазеры» хикәясен тыңладылар.  «Огурцы» фильмын караганнан соң, укучылар хикәя герое Котьканың нинди хата ясавын һәм ни өчен әнисе аның белән шулай эшләвен аңлатырга тырышып карады. Балалар Николай Носов әсәрләре геройлары турында белде. Алар «Әсәрнең исемен һәм аның геройларын ата» дигән интерактив викторинада актив катнашты. «Живая шляпа» һәм «Заплатка» хикәяләрен сәхнәләштерделәр. Балаларның Носов хикәяләрен яратып укуы сизелеп торды. Чөнки аның хикәяләре гыйбрәтле, мәгънәле, алар гадел, ихлас, кыю булырга өйрәтә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: