«Китаплар – безнең дусларыбыз» әңгәмәсе (0+)
25
Гыйнвар 2024
Пәнҗешәмбе
25 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китаплар – безнең дусларыбыз» дигән әңгәмә уздырды. Балаларга китапны куллану кагыйдәләре аңлатылды, «Китап йорты» күргәзмәсендә китапларның тышкы кыяфәте һәм эчтәлеге буенча төрле булуы күрсәтелде. Чара барышында нәни китап сөючеләр викторина сорауларына җавап бирде һәм табышмаклар чиште. Китапка сакчыл мәнәсәбәт тәрбияләү һәм китапны куллану буенча белемнәрне ныгыту максатында, балалар белән бергә китап кыстыргычы ясадылар. |