«Батырлыкны онытмыйбыз!» мәгълүмат көне (12+)
24 гыйнвар көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан «Батырлыкны онытмыйбыз!» дигән мәгълүмат көне уздырды. Чарада «Ленинград батырлыгын искә алыйк» дигән тарихи-әдәби видео-экскурс тәкъдим ителде, аның аша катнашучылар фронтовик-язучыларның әсәрләре белән танышты. Документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр блокадада булган Ленинградның көнкүреше генә түгел, ә мәдәни тормышы турында да сөйләде. Шулай ук авторлар башкаруында О. Берггольц һәм Э. Асадов шигырьләре яңгырады. Р.Гамзатовның сугыш турындагы танылган «Журавли» җыры тарихына багышланган музыкаль видеосәяхәт очрашуны хис-кичерешләр белән баетты. Чара мультимедиалы презентация һәм «Җиңелмәс Ленинград» дигән иллюстратив китап күргәзмәсе белән үрелеп барды. |