«Киләчәк безнең кулларда» белгечләр көне (12+)

Һөнәр сайлау – һәр кеше тормышында мөһим адым, ул аеруча өлкән сыйныф укучылары өчен актуаль, чөнки тиздән мәктәп белән саубуллашырга һәм алга таба кая юл тотарга икәнен ачыкларга вакыт. Һөнәрләр дөньясы күптөрле һәм үзгәреп торучан, чөнки яңадан-яңа һөнәрләр барлыкка килеп тора. Булачак абитуриентларга белгечлекне дә, һөнәр алу өчен уку йортын да сайлауны алдан уйлап эш итәргә кирәк. Һөнәр сайлауда ялгышмас өчен белгечләргә мөрәҗәгать итү яхшырак. 

афиша профор
2
1

Шәһәребез уку йортларын алга җибәрү һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне популярлаштыру максатларында, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Киләчәк безнең кулларда» дигән белгечләр көне оештырды. Чарага Чаллы дәүләт педагогия университеты белгечләре чакырылды. Алар аңлаешлы итеп студент әлеге уку йортында укып үзләштерә алырлык төрле һөнәрләр турында сөйләде һәм укырга керү кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: