«Таныш һәм таныш булмаган классика» әдәби вернисажы (12+)
22
Гыйнвар 2024
Дүшәмбе
22 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Таныш һәм таныш булмаган классика» дигән әдәби вернисаж үткәрде. Яраткан китап битләре буйлап сәяхәт итеп, балалар уен формасында әдәбият өлкәсендә үзләренең белемнәрен сынап карады. Төрле биремнәр үтәделәр, кыскача тасвирлама һәм иллюстрацияләр буенча әсәрнең исемен һәм авторын белделәр. Танылган язучыларның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны, көнкүреш колориты, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, тирән хис-кичерешләрне ачып салучы рус классикасын искә төшерделәр. |