«А.С. Пушкин әкиятләре битләре буйлап» әдәби сәгате (6+)

Пушкин – безнең тормышның яхшы юлдашы. Аның иҗатын яттан беләбез кебек тоелса да, китапларын ачкан саен, аларда нинди дә булса бер яңа, моңарчы белмәгән-күрмәгән нәрсә табабыз. Башлангыч мәктәпнең беренче дәресләреннән үк Пушкин кунакка килә, ә бу чираттагы кызыклы әкияткә сәяхәт дигән сүз. 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре дә 19 гыйнвар көнне беренче сыйныфлылар өчен үткән «А.С. Пушкин әкиятләре битләре буйлап» дигән әдәби сәгатьне танылган рус язучысына багышлады. 

 

снс65
587о
лмл65
фй21у

Чарада катнашучылар бөек шагыйрьнең әсәрләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды, аның тормыш юлыннан кызыклы фактларны белде. Пушкин әкиятләренең тылсымлы сукмаклары буйлап сәяхәт иткәндә, балалар төрле биремнәр үтәде: дус-тату һәм күңелле итеп әкиятләрне искә төшерде һәм «Пушкин әкиятләре» дигән викторинаның гади булмаган сорауларына җавап бирде, «Бутагыч» бәйгесендә актив катнашты һәм китап саклаучыга әкият исемнәрендәге ялгышларны төзәтергә булышты. Беренче сыйныфлылар Александр Сергеевич әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнардан өзекләрне бик яратып карады. Ә физминут вакытында музыкаль батлда катнаштылар, анда катнашучылар караган мультфильмнардан көйләрне танырга тиеш булды.

Безнең һәрберебезнең үз Пушкины. Ул безнең тормышка кечкенәдән ук килеп керә һәм гомерлеккә шунда кала. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: