«Китаплар иленә сәяхәт» квиз-уены (6+)
16, 17, 18 һәм 19 гыйнвар көннәрендә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Китаплар иленә сәяхәт» дигән квиз-уен уздырды. Командаларга бүленеп, капитаннар сайлаганнан соң, уенчылар берничә этапны узды, анда чара кунакларына танып белү биремнәрендә катнашырга тәкъдим ителде. «Үзгә билгеләр» бәйгесендә балалар портретны тасвирлау буенча әкият геройларын таныды, «Зирәклек агачы» этабында китапханәченең катлаулы сорауларына җавап бирде, ә «Тылсымлы аяк киеме» биремендә катнашучылар күрмәгән-белмәгән җәнлекләрнең эәләрен уйлап чыгарды һәм рәсемен ясады. Чарада балалар күңелле ярыш, тапкырлык, бердәмлек һәм бер-береңә ярдәм итү рухына кереп чумды. |