«Кар бабай белән сәяхәт» танып белү-уен программасы (0+)

19 гыйнварда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 11 нче санлы китапханә тарафыннан әзерләнгән «Кар бабай белән сәяхәт» дигән танып белү-уен программасы үтте. Балалар кар бабай ясауның тарихы белән танышты, аларны ак, чиста һәм йомшак булганнары өчен фәрештәләр белән чагыштыруларын белде.

рчрч5
IMG_20240119_101415
20240119_103200
20240119_092201
20240119_093236
IMG_20240119_094832

Алар җиргә төшә, кешеләргә яктылык һәм шатлык бүләк итә, ә аннан соң җирдән, парга әйләнеп, кире очып китә. Кар бабай белән бергә балалар вакытларын күңелле итеп уздырды, төрле бәйгеләрдә катнашты. Нәниләр кышкы табышмакларны чиште һәм кышкы мультфильмнарны таныды. Кар бабай белән бергә җырладылар һәм биеделәр. Кар бабайлар турындагы китаплар балаларда зур кызыксыну уятты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: