«Бар заманнар өчен истәлек» күргәзмәсе (0+)

16 гыйнвар көнне Әдәбият тарихы музеенда Чаллы шәһәренең язучылары, мәдәният өлкәсе ветераннары кулланган фотоаппаратлар күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 
Экспозициядә фотография техникасы әйберләре һәм җиһазлары үсеш тарихында тәкъдим ителде: төзелешләре, типлары, билгеләнешләре төрле булган фотоаппаратлар, һәм шулай ук пленкалы, пыялалы негативлар һәм фотозурайткычлар. Катнашучыларга рус нәфис фотографиясе, фотографияләр белән фотомонтажлар ясау, органик фотопленкалар һ.б.лар турында китаплар тәкъдим ителде.  

рмлмлмл
IMG-20240117-WA0010
IMG-20240117-WA0008
IMG-20240117-WA0003

Вернисажга килүчеләр сирәк фотографияләр, төбәк язучыларының музей архивында сакланучы альбомнары белән таныша алды.

Әлеге күргәзмә фотографияләр барлыкка килү тарихы дөньясына кереп чумарга һәм аның турында күп кенә мавыктыргыч фактларны белергә мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: