«Әдәби сәяхәтләр» викториналар коктейле (12+)

17 гыйнвар көнне шәһәр үзәк китапханәсендә  «Әдәби сәяхәтләр» дип аталган викториналар коктейле узды. Анда, чын коктейльдәге сыман, берничә тема – шаян, әдәби, спорт, табигать һәм мәктәп фәннәре буенча викториналар кушылды. Сорауларга дөрес җавап бирер өчен, балаларга тапкырлыкларын, фантазияләрен һәм, әлбәттә, мәктәптә алган белемнәрен эшкә җигәргә туры килде. Укучылар төрле җавап вариантлары тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирде, ә аннан соң үз эрудицияләрен һәм әдәби әсәрләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәтте. 

ек55
пчггч
лзл0

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: