«Бала урамда» дигән куркынычсызлык сәгате (0+)

17 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Бала урамда» дигән куркынычсызлык сәгате үткәрде.
Хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе – балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча тәрбия бирү, үсеп килүче буынга үз-үзеңне тотуның куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм мөмкин булган экстремаль хәлләрне кисәтү. 

лслр6
пыпаып
кек6
опсосо
дрдлрщ0
чачак5

Куркынычсызлык сәгате китапханәченең урамда һәм юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләвеннән башланды. Рус халык әкиятләре ярдәмендә китапханәче балалар белән бергә һәркөн очрарга мөмкин булган куркыныч хәлләргә анализ ясадылар. Балалар ни өчен өлкәннәрнең нәрсәне булса да тыюы һәм, аларның киңәшен тыңламасаң, ни булырга мөмкинлеге турында белде. Яшь китап сөючеләр табышмаклар чиште һәм «Куркыныч янәшә» викторинасында катнашты. Чара куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең һәм үтәүнең ни өчен кирәк булуын аңларга ярдәм итте. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: