«Шәһәр-фронт иде, блокада иде» тарихи-әдәби композиция (12+)

15 һәм 16 гыйнвар көннәрендә 10 нчы санлы китапханә, «Блокада турында укыйбыз» V Бөтенроссия акциясе кысаларында, укучыларны Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә багышланган чарага чакырды. Бу 27 гыйнварда билгеләп үтелүче көн – тарихта иң озак һәм кырыс чолганыш булган Ленинград блокадасын өзүнең 80 еллыгы. Акцияне оештыручы – «Т.А.Маврина исемендәге Түбән Новгород өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе.

аспрпр
10ф. «Был город-фронт, была блокада»
10ф. «Был город-фронт, была блокада». Участники мероприятия
10ф. «Был город-фронт, была блокада». КВ
10ф. «Был город-фронт, была блокада». Представляем книгу

Китапханә кунаклары уйлары белән камалышта калган кала урамнары буйлап үтте, шул дәһшәтле елларда ленинградлыларга теләктәшлек белдереп торган репродукторны тыңлады. Укучылар шул елларның шаһитлары язып калдырган язмалардан өзекләр аша блокадада калган шәһәрнең кырыс тормыш шартлары белән танышты: шул чор, андагы кешеләр һәм язмышлар, кеше башына тиешле тәүлеклек ипи кисәге, чолганыштагы шәһәрне «зур Җир» белән элемтәдә тотарга ярдәм иткән «тормыш юлы» турында белделәр. Ленинград балаларының язмышы һәм Таня Савичева, аның гаиләсе турында сөйләгәннәр балаларның күңелен аеруча тетрәндерде. 
900 блокада көнен «кеше газаплары эпопеясы» дип атаган А. Адамович һәм Д. Граниннарның «Блокада китабы»ннан өзекләр укылды.
Чара электрон презентация, музыкаль композицияләр, шигырьләр һәм чара темасына кагылышлы видеоөзекләрне карау белән үрелеп барды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: