«Рәхмәт» көне – күңелле бәйрәм» танып белү-күңел ачу программасы (6+)

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубындагы 2024 елның беренче очрашуы елның иң «әдәпле» көненә – Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланды. Бу көн кешеләргә әдәплерәк, яхшырак булырга ярдәм итә, шулай ук үз-үзеңне тоту һәм культура турында уйланырга мәҗбүр итә. Һәр елны бу бәйрәмне бөтен дөнья 11 гыйнвар көнне билгеләп үтә. 

щощо9
мнмнм6
л0л
эдьь

«Рәхмәт» көне – күңелле бәйрәм» дигән танып белү-күңел ачу программасы барышында  балалар «рәхмәт» сүзенең тарихы, аның мәгънәсе һәм килеп чыгышы, дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителүе турында китапханәче сөйләгәннәрне тыңлады. Барысы бергә «тылсымлы сүзләрне» искә төшерде, табышмаклар чиште, кушу буенча түгел, ә ихтирамлылык күрсәтүгә биремнәр үтәде, анда әдәплелек кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтә алды. Ә иң мөһиме шул, яхшы сүзләрне бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен әйтергә кирәклеген онытмаска кирәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: