«Раштуа могҗизасы көткәндә» Раштуа укулары (12 +)

Бәйрәм көннәрендә 14 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Раштуа могҗизасы көткәндә» дип исемләнгән Раштуа укулары уздырды.

Раштуа чоры – хыяллар тормышка ашу һәм тылсымлы могҗизалао вакыты. Бу үткәннәр белән хушлашып, киләчәккә таба юл алу вакыты. Барысы да нәтиҗәләр ясый, яңа вәгъдәләр бирә торган һәм гаҗәеп сюжетларга ышану чоры. 

нанананананавв
Рождество
Рождество 1
Рождество 2

Чарада яшүсмерләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты. Аларга раштуа сюжетлары белән китаплар: Г. Х. Андерсенның «Девочка со спичками», А. И. Купринның «Чудесный доктор», Чарльз Диккенсның «Рождественская песнь в прозе», О. Генриның «Дары волхвов» тәкъдим ителде.
Күпләргә таныш булмаган раштуа хикәясе жанры һәркемгә җылылык рухы бүләк итте, әкияткә ышандырды һәм җирне каплап алган раштуа кар бөртекләренең җем-җем килүен күрергә өйрәтте. Шулай ук укучылар фал ачып карады. Очрашуның һәр катнашучысы, бәйрәм капчыгыннан кечкенә генә язулар тартып чыгарып, 2024 елга юрамалар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: