«Шәхесләрдә фән тарихы» кызыклы хәбәрләр сәгате (6+)

10 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханәдә  «Шәхесләрдә фән тарихы» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате узды. Чара башында китапханәче балаларга Россия фәне көненең тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Россиянең фәннең төрле өлкәләрендә ачышлар ясаган, алай гына түгел, үз фәнни теорияләренә гамәли кулланыш тапкан танылган галимнәрнең туган иле булуы турында сөйләде. Аларның ачышлары белән бөтен дөнья халкы куллануын билгеләп үтте.  
Китапханәчеләр Россия фәне үсешенә зур өлеш керткән күренекле галимнәр – М.В. Ломоносов, И.П. Павлов, Д.И. Менделеев, Э.К. Циолковский, П.Л. Капица, Л.Д. Ландау, И.В. Курчатов һ.б.ларның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Аларның ачышлары ярдәмендә Россия биосфера турында тәгълимат булдырылган беренче ил була, дөньяда беренче тапкыр космоска Җирнең ясалма иярчене җибәрелә, дөньяда беренче тапкыр атом станциясе эксплуатацияләнә башлый. Парашют һәм противогаз, радио һәм телевидение, телеграф, химик элементларның периодик системасы, фотосинтез, лазерлар һ.б.лар – нәкъ менә Россия галимнәре һәм уйлап табучыларының фәнни ачышлары!
Чара барышында балалар, викторинада актив катнашып, үзләренең яхшы белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтә алды. 

Поделиться: