«Дуслар арасында, китапта кунакта» брейн-рингы (12+)

Кышкы каникуллар көннәрендә 13 нче санлы китапханә мәктәп укучыларын брейн-рингка чакырды. Брейн-ринг уенында командалар көндәш командалардан алданрак сорауларга җавап бирергә тырыша. 

щз8щнн0х
фото 1
фото 4
фото 5
фото 2
фото 3
фото 6

Балалар 4 командага бүленде һәм төрле белем өлкәләренә һәм әдәби әсәрләргә караган сорауларны сайлады. Мәсәлән: Кайсы китапта диңгезченең скелеты хәзинә эзләүчеләргә компас ролен үтәгән? Яисә Ак аюлар пингвиннарны суда тотамы, әллә боз өстендәме? Кара тартмадагы әйбернең нәрсә икәнен белергә дигән бирем балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, алар үзара уйлашты, бәхәсләште, чөнки ул әйбер әлеге тартмага сыешлы да булырга тиеш бит. Уен командаларда катнашучыларны тагын да берләштерде, һәр катнашучыга үз кызыксынуларын һәм мавыгуларын күрсәтергә, яңа фактларны белергә, вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде.

Брейн-рингка нәтиҗә ясап, балалар өчен бу уенда кемнең җиңүе түгел, ә үзара аралашу, командада эшләү, уңай тәэсирләр мөһимрәк икәне аңлашылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: