«Кыш – могҗизалар чоры» әдәби конфетти (6+)

5 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio – каникуллар» проекты кысаларында, «Кыш – могҗизалар чоры» исеме астында әдәби конфетти уздырды.

Һәр Яңа ел малайлар һәм кызлар өчен – ул тылсымлы әкият, хыяллар тормышка ашу һәм могҗизалар чоры. 

прпне7
ваапк678
ыцфвв4
вак56
ваяваяв
впвывпвщ-
фйцы21

Әдәби конфетти балаларны дөньяның төрле илләрендәге гадәти булмаган гореф-гадәтләр  һәм йолалар белән таныштырудан башланды. Китапханәче чара кунакларына кышка багышланган әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләрдән торган «Карлы патшалыкта, суык илдә» дигән төсле матур китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Балалар «Иң төз атучы», «Кар бөртекләрен җый», «Кәгазь кар бабай», «Геройны таны» кебек кызыклы һәм күңелле уеннар уйнады. «Кышкы мозаика» уен-сәяхәтендә катнаштылар, анда яңа ел тематикасы белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: