Чаллы язучылар оешмасына – 35 ел

WP_20151204_13_26_34_Pro
WP_20151204_13_26_48_Pro

4нче декабрьдә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 35 ел тулуга багышланган республикакүләм чара үтте. Кичәгә Казаннан Вахит Имамов, Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинова, Газинур Морат кебек күренекле язучыларыбыз, Түбән Кама шәһәре язучылары да килгән иде. Чаллы – татар әдәбиятына зур әдипләр биргән шәһәр. Ул – язучылар төбәге. Чара уңаеннан 12нче татар китапханәсе оештырган китап күргәзмәсендә дә Чаллы язучыларының соңгы елларда басылып чыккан яңа китаплары игътибар үзәгендә булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: