«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе (0+) #ОкнаПобеды
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Җиңү тәрәзәләре» дигән Бөтенроссия акциясенә кушыла. «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе онлайн-флешмоб форматында уза. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында совет халкының фашистларны Җиңүенә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар кулланып үзләренең фатир/йорт/офис тәрәзәләрен бизи һәм шуның фотосын хештег (#ОкнаПобеды) һәм Җиңү көне алдыннан геройларга рәхмәт сүзләре, тематик текстлар белән социаль челтәрләрдә урнаштыра. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Акциядә катнашуга иҗади якын килергә, шул ук вакытта 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкы күрсәткән батырлыкка һәм истәлеккә зур хөрмәт күрсәтергә киңәш ителә. Акцияне уздыру вакыты: 2023 елның 1 маеннан 9 маена кадәр.
|