«Гаҗәеп космос дөньясы»: танып белү сәгате (6+)

11 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Гаҗәеп космос дөньясы» дигән танып белү сәгате узды.

мир космоса
IMG_4339
IMG_4254
IMG_4234
IMG_4287

Китапханәче белән берлектә балалар космик киңлекләргә сәяхәткә юл тотты. Кояш системасы планеталары, беренче космонавт этләр Лайка, Белка һәм Стрелка турында белде. Зур кызыксыну белән беренче космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы турында сөйләгәнне тыңладылар. Һәр бала космонавт булырга һәм Галәм киңлекләрен иңләргә хыяллана, космик зарядкада укучылар үзләренең космоска очарга әзерлеген тикшереп карады. Сәяхәт вакытында безнең галәм буенча яшь космонавтлар планеталар турында мәгълүмат алды һәм космос турында балалар җырлары җырлады, яраткан планетабыз Җир турында табышмакны чиште. Чарада планеталар, йолдызлар, космонавтлар турында «Безнең тирәли космос» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Катнашучылар бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүматлар алды. Танып белү сәгате азагында балалар яраткан «В космос с Машей» мультфильмы серияләрен карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: