7 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында, «Сәламәтлеккә – яшел ут!» дигән мәгълүмат көне үтте.
Көн программасына «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» китап күргәзмәсе, күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү, «Сәламәтлегебезнең дуслары һәм дошманнары» интерактив уены, «Сәламәт яшәү рәвеше – ул…?» викторинасы керде.
Яшь китап сөючеләр өчен «Телисең икән – сәламәт бул!» дигән сәламәтлек сәгате узды, анда катнашучылар, берничә этап үтеп, төрле биремнәр башкарды: «Интеллектуаль» – организмны чыныктыру буенча сорауларга җавап бирде; «Кара тартма» – тартмада яшерелгән гигиена әйберләрен белде; «Спорт төрен таны», «Сәламәт тормыш рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр» – ребус һәм табышмакларны чиште, «Эрудит» – сәламәтлек турында әйтелгән сүзләргә логик аңлатма бирергә тырышты. Һәр катнашучыга «Сәламәтлек кагыйдәләре» дигән белешмә кәгазьләре бирелде.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|