«Әдәбият белгечләре»: квиз (12+)
27
Март 2023
Дүшәмбе
22 һәм 27 март көннәрендә шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре студентлар белән «Әдәбият белгечләре» дигән квиз үткәрде. Чара биш тематик турдан торды: «Мәдәният», «Табигать һәм география», «Тарих», «Рус теле» һәм «Кече Ватан». Һәр раундта фактларны белү һәм логиканы тикшерүче төрле катлаулылыктагы 20 сорауга җавап бирергә туры килде. Катнашучылар үзара ярышты, кем иң күп дөрес җавап бирде һәм иң күп очко җыйды, шул җиңүче булды. Квиз барышында уенчылар үз күзаллауларын сынап кына калмады, ә үзләре өчен яңа мәгълүматлар да ала алды. Шулай ук алар күп укыганлыкларын, игътибарлылыкларын һәм зиһенлелекләрен күрсәтте.
|