ЭТНОФЕСТ (0+)

Бесплатно

25 март көнне 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Үзәк китапханәдә ЭТНОФЕСТ узачак. Ул ТРда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. 
Фестиваль барлык яшьтәге чаллылыларга исәпләнгән. Кунаклар игътибарына Халыкара педагог-рәссамнар берлеге әгъзалары, 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Надежда Кириллова һәм Лия Вечтомоваларның иҗади күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Алар үз картиналарын гына түгел, ә укучыларының эшләрен дә күрсәтәчәк. 
Балалар өчен борынгы кәсепләр мастер-класслары, өстәл уеннары әзерләнгән иде, алар мавыктыргыч формада халык һөнәрләре турында беләчәк. «Халык күңел ачулары» дигән уен мәйданчыгында Идел буеның күңелле милли уеннары узачак. 
Чара дәвамында декоратив-гамәли күргәзмә-ярминкәләре һ.б. эшләячәк. 
Барыгызны да ЭТНОФЕСТта катнашырга чакырабыз! Сезне бик күп уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас мизгелләр көтә!

Керү ирекле!  Рәхим итегез!

Безнең адрес: Ямашев бульвары 4/14А, шәһәр үзәк китапханәсе

Белешмәләр өчен телефон: 89172712747

 

Фестивальнең нигезләмәсе 

 

 

 

Поделиться: