«Моңлы бер җыр» – әдәби-музыкаль кичә

IMG_7054
IMG_7060
IMG_7066
IMG_7069
IMG_7080
IMG_7103
IMG_7115
IMG_7139
IMG_7146
IMG_7169

28 октябрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә “Моңлы бер җыр” исеме астында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мирһади Разовның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Кичәдә шәһәребезнең танылган җырчылары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Заһир Насыйбуллиннар тарафыннан шагыйрь сүзләренә язылган җырлар  яңгырады. Шулай ук 90 нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүче балалар авторның шигырьләрен (“Диңгезче булам”, “Батыр буласым килә”, “Кәләпүшем”) башкардылар. Шагыйрь тамашачыларга рәхмәтен әйтеп, үзенең яңа шигырьләрен укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: