Туган тел үзенчә бөек (6+)
21 февраль Халыкара туган тел көненә 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Туган тел үзенчә бөек» дигән телдән журнал үткәрде. Чара социаль ролик караудан башланды, аның ярдәмендә катнашучылар «Хәерле көн! Уңышлы көннәр!» дигән сүзләрнең төрле телләрдә ничек яңгыравы турында белде. Телдән журнал битләре буйлап сәяхәт итеп, балалар ни өчен туган тел көне 21 февраль көнне билгеләп үтелүе, һәм шулай ук дөньяда телләрнең бик күп булуы һәм арада кайберләренең юкка чыгу алдында торуы турында белде. Чара дәвамында анда катнашучылар «Дөнья халыклар телләре» викторинасы сорауларына җавап бирде, рус теле турында мәкальләрне, фразеологизмнарны, канатлы сүзләрне, җырларны искә төшерде, «Антонимын тап», «Мәкальне тәмамла», «Ребусны чиш», «Күңелле сораулар» уеннарында катнашты, тизәйткечләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнде. Бер биремнән икенчесенә күчеп, балалар логик яктан фикерли, тапкырлык һәм мөстәкыйльлекләрен күрсәтә алды. Телдән журнал барышында бишенче сыйныфлылар танылган шагыйрьләрнең туган тел турында татарча, русча һәм чувашча шигырьләрен укыды. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән Россия халыкларының төрле телләрендә яңгыраган «Катюша» җырына роликны тыңлады һәм карады. Чара азагында балалар Россиянең күпмилләтле дәүләт икәнлеген, нинди генә телдән сөйләшсәк тә, уртак йортыбыз булуын билгеләп үтте. Иң мөһиме, бу турыда онытмаска кирәк. |