«Россиянең алтын тавышы»: әдәби-музыкаль кичә (12+)
«Рус сәнгатендә, Пушкин кебек, Шаляпин – үзе бер чор» – М.Горький.
Кичәдә катнашучылар Федор Шаляпинның дөньяви танылу алган җырчыга әверелүдә катлаулы иҗади юл үтүе турында белде. Чыгышы белән ярлы авыл гаиләсеннән булган, чын халык үзешчәне, түбәннән күтәрелеп, дөньяның иң яхшы сәхнәләренә үтеп керүгә ирешкән, үлгәненнән соң 85 ел вакыт үтсә дә, мәдәниятебезнең төп «бренд»ларының берсе булып калган шәхес ул. Аның тавышы бөтен дөнья тамашачысын сокландырган: төрле вакытларда Ф. Шаляпин Зур һәм Мариин театрлары, Метрополитен-операсы, «Ла Скала» театры солистлары булган. Җырчы үз геройларының сәхнә образына зур игътибар биргән, сәхнәдә уникаль образга керү талантына ия булган. Шаляпин һәр опера образын җырчы гына түгел, ә актер һәм режиссёр буларак та төзегән. Чара кысаларында Шаляпин турында фото һәм видеоматериаллар белән слайд-презентация күрсәтелде, шулай ук Федор Ивановичның тормыш юлы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. |