Шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә өлкәннәрне компьютер серләренә төшендерү буенча курслар эшли. Әлеге курсларның төп максаты – өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, яшьләр кебек үк, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану алу мөмкинлеге тудыру. Курслар гыйнвар аеннан бирле эшләп килә. Уку бушлай, дәресләрне китапханә хезмәткәрләре алып бара. Курслар 1,5 ай дәвам итә. Дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать үткәрелә. Аның барышында өлкәннәр компьютердан куллану серләренә төшенү белән генә чикләнмичә, бөтендөнья челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнә. Өлкән яшьтәге гражданнарның үзенчәлеген исәпкә алып, төркемнәр аз санлы итеп оештырыла – якынча 10 кеше. |