«Виртуаль джунглилар буйлап сәяхәт»: мини-воркшоп (6+)
14
Февраль 2023
Сишәмбе
14 февраль, Халыкара Куркынычсыз интернет көнендә, 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылары өчен «Виртуаль джунглилар буйлап сәяхәт» дигән мини-воркшоп үтте. Чара кунаклары онлайн-куркынычсызлык нигезләрен өйрәнде һәм, махсус яшерелгән юнәлеш бирү чараларын эзләп табып, алар ярдәмендә виртуаль киңлек – сазлыклар, лианалар каплаган урыннар, тропик күлләр буйлап сәяхәт итте. Чара барышында балалар электрон почтага ышанычлы серсүз төзергә өйрәнде. Китапханәче җитәкчелегендә онлайн-аралашу теленең үзенчәлекләре һәм виртуаль киңлектә үз-үзеңне дөрес тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар. |