«Виртуаль дөньяда ничек югалып калмаска»: мәгълүмат сәгате (6+)
Укучыларга «Виртуаль дөньяда ничек югалып калмаска» дигән матур рәсемле презентация һәм «Интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре» социаль видеоролигы күрсәтелде. Карау барышында теге яки бу гамәлләр буенча фикерләр әйтелде, веб-серфинг һәм интернет кушылган компьютерны куллануның уңай һәм тискәре яклары, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге, ялган битләрне чыныннан ничек аерырга, антивирус программаларының нигә кирәк булуы һ.б. турында сөйләнде. «Медиа-киңлектә әдәби геройлар» һәм «Рус фольклорының шифрланган мәкальләре» викториналары ярдәмендә балалар алган белемнәрен ныгытты. Мәгълүмат сәгате азагында балалар компьютер өстәле артында дөрес утыру кагыйдәләрен белде һәм библиотека-челны.рф шәһәр китапханәләре порталының «Куркынычсыз интернет мәйданы» бите белән танышты. |