Рәшит Бәшәр белән очрашу
21
Октябрь 2015
Чәршәмбе
21 октябрь көнне балалар үзәк китапханәсе 25нче урта мәктәбенең 3 һәм 7 сыйныф укучылары өчен Рәшит Бәшәр белән очрашу уздырды. Балалар Рәшит абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Үзләре дә әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр, ә җаваплар бик кызыклы һәм мавыктыргыч иделәр. Яраткан шагыйребез кунакка күчтәнәчсез генә килмәгән – ул рәхәтләнеп үзенең яңа иҗат җимешләрен укыды, тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп кызларны һәм малайларны көлдерде. Бик актив катнашкан укучылар автор тарафыннан китап белән бүләкләнделәр, язучының автографын алдылар. |