«Тарихта без эзлебез» республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады
Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» Республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлау турында игълан итте. Чара 2019 елдан башлап ел саен уздырыла һәм нәсел гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, гаилә һәм буыннар элемтәсен ныгыту, киң даирә җәмәгатьчелек игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Фестивальдә гаилә коллективлары (гаилә-туганлык төркемнәре) (өч кешедән ким булмаска тиеш, катнашучылар саны чикләнмәгән) катнаша. Яшь чикләүләре юк, төркемдә милләте һәм диненә карамастан, нәселдәге берничә буын вәкилләре булырга мөмкин. Фестивальне уздыру турында Нигезләмә Фестивальнең муниципаль этабын уздыруның план-графигы Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-95-66.
|