«Рәссамнар һәм архитекторлар белән дөнья тирәли»: арт-сәяхәт (12+)
25
Гыйнвар 2023
Чәршәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Рәссамнар һәм архитекторлар белән дөнья тирәли» дигән арт-сәяхәт узды. Беренче чара – «Таныш Европа» танылу алган һәм илләрнең символларына әйләнгән архитектур корылмаларга багышланды. Балалар әлеге илләрнең рәссамнары, аларның танылган, реклама һәм массакүләм мәгълүмат чараларында еш кулланыла торган рәсемнәре турында белде. Алган белемнәрен ныгыту өчен, балаларга «Евротур» уенын тәкъдим иттеләр, бирелгән карточкаларда корылма яки рәсемнең исеме, архитектор яки рәссамның исеме язылган иде. Тиешле карточкаларны илнең исеме астына урнаштырырга кирәк булды. Укучылар сорауларга актив җавап бирде һәм аеруча тәэсир калдырган фактлар турында үз сорауларын бирде. |