«Ленинград геройларын искә алабыз»: хәтер сәгате (12+)
18
Гыйнвар 2023
Чәршәмбе
17 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең героик батырлыгы турында күзаллауларны киңәйтү максатында, яшүсмерләр өчен блокаданы өзүгә 80 ел булуга багышланган «Ленинград геройларын искә алабыз» дигән хәтер сәгате үтте. Алып баручы балаларга камалышта калган шәһәр халкы өстенә төшкән авыр сынаулар, блокада икмәге, Таня Савичева көндәлеге турында сөйләде. Чара «Блокадалы Ленинград балалары» видеопрезентациясе, блокадалы шәһәр кинохроникасы кадрлары, Д.Шостаковичның 7 нче симфониясеннән өзекләр, сугыш, блокада турында шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара азагында блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. |