«Яшьләр каләме» Республикакүләм иҗат фестивале (6+)

Бесплатно

Актаныш муниципаль районы 2023 елның 1 апреленнән 17 маена кадәр, татар халкының бөек улы, Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзалга, аның тормыш һәм иҗат юлына  багышлап, «Яшьләр каләме» Республикакүләм иҗат фестивале уздыра.

Бу зур чараның йомгаклау өлеше 2023 елның 17 мае көнне Ә.Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йортында бәйгеләрнең җиңүчеләре, республикабызның күренекле сәнгать, әдәбият шәхесләре, әдипләре катнашында узачак.

Бу матур, күләмле чарага Сезнең төбәктән дә яшь иҗатчыларны чакырып һәм көтеп калабыз.

Гаризалар 2023 елның 1 апреленнән 1 маена кадәр электрон форматта landfarsi13@mail.ru, Aktanysh.CB@tatar.ru адресы буенча кабул ителә.

Тулырак фестиваль турында Нигезләмәдән укыгыз.
Элемтә өчен телефон: 8(85552) 2-12-87.

Поделиться: