«Тукай  һәм туган тел»: әдәби сәгать (6+)

12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 22 апрель көнне 29 нчы гимназиядә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган «Тукай  һәм туган тел» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Тукай һәм туган тел! Аларны бер-берсеннән аерып булмый.  «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен балалар бигрәк яратып укыйлар, шагыйрьнең «Бала белән күбәләк», «Җир йокысы», «Туган авыл» кебек шигырьләрен укып илһамланалар, туган телебезне тирәнрәк аңлыйлар.  

Әлеге чарада да балалар яттан Тукай шигырьләрен укыды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына багышланган электрон презентация белән танышты, үзара фикер алышты, шагыйрь ижатының  тәрбияве мәгънәсе турында сорауларга җавап бирде.

Поделиться: