«Шигырь ул –тылсым!»: Р. Миңнуллин иҗатына багышланган шигырь бәйрәме (6+)

25 нче апрель көнне 11нче шәһәр балалар китапханәсендә талантлы балалар шагыйре Р. Миңнуллинга багышланган шигырь бәйрәме уздырылды. «Шигырь ул – тылсым» дип исемләнгән чарага балалар 35 нче мәктәптән килделәр.

Китапханәдә Р. Миңнуллинның китапларыннан китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче презентация ярдәмендә укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.  Балаларны бигрәк тә аның туган ягының табигате, Сөн елгасының гүзәллеге сокландырды.

Шагыйрьнең иҗаты турында «Мин мактанчык түгел!» китабына буктрейлер караудан башланып китте. Бала җанлы әдипнең могҗиза белән тулы шигьри дөньясы балаларны бик тиз үзенә җәлеп итте. Укучылар үзләре дә өйрәнеп килгән бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Алар шигырьләрне шулкадәр матур һәм ихластан сөйләде ки, аларны тагын бер кабат укып чыгасы килде. Күзләреннән күренеп тора, Р. Миңнуллинның шигырьләре балалар күңеленә хуш килгән. Кичәдә шигырьләре белән белән беррәттән, әдипнең сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Аның «Әни кирәк» һәм «Әйлән-бәйлән» дип исемләнгән җырларына балалар үзләре дә бик теләп кушылдылар.

Үзе башкаруында шигырен тыңлау, гомумән, язмада аның чыгышын карау укучыларда шагыйрьгә карата тагын да ныграк кызыксыну уятты, күңелләренә үтеп керде. Чара ахырында әдипнең иҗаты буенча үткәрелгән викторина сорауларына укучылар бик актив җавап биреп, аның иҗатына битараф түгеллекләрен, ә  киресенчә, Роберт абыйларының тылсымлы шигырьләре аларга бик охшавын исбатладылар.

Р. Миннуллинга багышланган шигырь бәйрәмебез, үзенең шигырьләре кебек, кызыклы һәм эчтәлекле булды.

Если вы нашли ошибку, пожалуйста, выделите фрагмент текста и нажмите Ctrl+Enter.

Поделиться: