«Шәфкатьлелек – кеше күңеленең көзгесе» акциясе (0+)

24 ноябрьдә 12 нче китапханә «Шәфкатьлелек – кеше күңеленең көзгесе» дип исемләнгән акция уздырды.

Ел саен илебездә декабрь башында инвалидлар декадасы үткәрелә. Сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата изге күңелле, рәхимле-шәфкатьле булу бүгенге катлаулы чорыбызда бик тә кирәкле кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе булып тора. Шуны истә тотып, 24 ноябрьдә 12 нче китапханә хезмәткәрләре апасы Алсу белән әти-әнисе тәрбиясендә яшәүче Ришат Мөхтәров янына барды. Ул китапханә хезмәткәрләрен шатланып каршы алды. Очрашу барышында яшь егет үзенең кешеләр белән аралашырга, кызыклы китаплар укырга яратуы, компьютерлар белән кызыксынуы турында сөйләде, киләчәккә булган уй-хыяллары белән уртаклашты. Очрашу ахырында Ришатка китапханә исеменнән китаплар һәм спонсорлар тарафыннан җыелган бүләкләр тапшырылды.

Китапханә хезмәткәрләре акциядә катнашкан, битараф булмаган һәм һәрчак ярдәм итәргә әзер торган һәрбер кешегә зур рәхмәтен белдерә.

Поделиться: