«Мәңге яши, яшьни Тукай!»  әдәби-музыкаль кичәсе (6+)

12 нче татар китапханәсе 21 нче апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мәңге яши, яшьни Тукай!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

1
4
5
3
2

Габдулла Тукай халкыбызның рухи сулышын шигъри юлларга салган, кыска гына гомер юлында иҗат иткән шигырьләрен бай мирас итеп калдырган шагыйрь. Кичә Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, балачагын яктырткан электрон презентация белән үрелеп алды. Шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре турында җентекләп сөйләнде. Укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Г.Тукай – әкиятләр остасы да. Укучылар «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләреннән өзекләр тыңлап уздылар, «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә тәкъдим ителде. Кичә татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

 

Если вы нашли ошибку, пожалуйста, выделите фрагмент текста и нажмите Ctrl+Enter.

Поделиться: