«Евгений Щварц: әкиятче һәм тылсымчы» Е.Щварцның туган көненә багышланган кычкырып укулар (6+)

3 нче санлы китапханәдә «Югалган заман турында әкиятләр» дигән кычкырып укулар үтте. Чара рус язучысы, драматург Евгений Львович Шварцның тууына 130 ел тулуга багышланды. Китапханәче балаларга язучы, драматург, киносценарияче Евгений Львович Шварцның 1896 елның 21 октябрендә Казанда табиб гаиләсендә тууы турында сөйләде. 

IMG_20260910_142223_369
IMG_20260910_144318_698

Булачак язучы балачактан театр белән мавыга, иҗат итә, шаян шигырьләр яза һәм әдәби мохиттә аны бик оста уйлап табучы, шаяртучы, талантлы сөйләүче һәм импровизатор буларак беләләр. Шулай ук Евгений Шварц – шигырьләрдә һәм прозада матур әсәрләр тудырган танылган совет язучысы, журналист, сценарияләр авторы да. Аның балалар һәм өлкәннәр өчен язылган китаплары гадәти түгел, кызыклы һәм совет әдәбияты классикасына карый. Автор тарафыннан барыбызның да балачактан яратып укылган «Сказка о потерянном времени», «Два клёна» әсәрләре, «Золушка» һәм «Марья-искусница», «Снежная королева» һәм «Обыкновенное чудо» фильм-әкиятләре язылган. Аннан соң «Сказка о потерянном времени» әкиятеннән өзекләрне кычкырып укулар узды һәм балалар Петя Зубов һәм аның дуслары белән маҗаралар эзләп тылсымлы урманга юл тотты. 
Укыганнан соң яшь китап сөючеләр әкият, геройның ни өчен шундый хәлгә эләгүе турында үз фикерләрен белдерде. Һәм вакытын юкка уздыручы кешенең , человек, который понапрасну теряет время, сам не замечает, как стареет. И чтобы такого не произошло, нужно непременно читать книги, хорошо учиться и вести здоровый образ жизни!

Если вы нашли ошибку, пожалуйста, выделите фрагмент текста и нажмите Ctrl+Enter.

Поделиться: